Авыл хуҗалыгы
20 Июля 2020, 07:05

САВЫМ – ЮГАРЫ, МАЛЛАР КӨР БУЛСЫН ӨЧЕН

Cыер савуның нәрсәсе бар инде аның, диярсез: чиләк аласың да савып керәсең. Хәзер бу өлкә дә камилләшә бара. Кул белән сыер савучылар да шәхси хуҗалыкларда гына калып бара. Сыер савуның нинди генә ысуллары юк бит бүгенге көндә: сыер сава торган җайланмалар елдан-ел яңара. Сыерларны ничек савулары һәм күпме табыш алуларын белү өчен «Урожай» хуҗалыгына юл тоттык.

Без барганда җәйге көтүлектә эш кайный иде. Берсеннән-берсе уңган апалар сыерларны саву урынына урнаштырып, махсус җайланмалар ярдәмендә сөт сава иде. Безне ачык йөзле, кыяфәтенә караганда бу өлкәдә күп кенә тәҗрибә туплаган ханым каршы алды. Ул исә лаборант Елена Шәйдуллина булып чыкты. Бу тәҗрибәле хезмәткәр бар гомерен шушы «Урожай» хуҗалыгына багышлаган уңганнарның берсе. Савучыларның да һәрберсе адресына тик уңай һәм ягымлы сүзләр генә юллады. Биредә алты савучы, алар арасында озак еллар эшләгән Илүзә Мөхәмәтшина икән. Ул савучы булып ал-ял белән исәпләшмичә, 30 ел хезмәт стажы туплаган. Илүзә апаны сыерлары да әллә каян танып тора. Һәр сыерның үз кушаматы бар, савучы капканы ачып дәшүгә утардагы маллар махсус саву җайланмасына килеп басалар. Озак еллар хезмәтләрен салганнар арасында яшь савучылар да бар. Фәнүзә Шәйбакова, Раушания Коттыбаева, Ләйсән Сәләхова, Лира Шәмсетдинова һәм Маруся Биктимеровалар савучы һөнәрен сайлауларына шатланып, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Хуҗалыкта көненә 2,5 тонна сөт савып алынып, Калтасы май заводына тапшырыла.
– Җәйге сезонда сөтнең майлылыгы да югары була, – ди лаборант Елена Шәйдуллина.
Савучылар төп максат буенча эш итәләр, ничек тә күбрәк савым алып, зур уңышларга ирешергә тырышалар.
Читайте нас