Авыл хуҗалыгы
9 Июня 2020, 09:50

Сыерның сөте телендә

Җәй – терлекчелек тармагын үстерү өчен иң кулай вакыт. Чыгымнарны киметеп, җәйге муллыктан файдаланып, сөт күләмен арттыру мөмкинлеге бар. Район хуҗалыкларында моны яхшы аңлыйлар. Бу чорга өметләр дә зурдан – быел район күләмендә җитештерүне күбәйтү максат итеп куелган.

Танып буе янында урнашкан «Урожай» авыл хуҗалыгының товарлыклы-сөтчелек фермасының җәйге лагеренда 400гә якын башка якын эре мөгезле терлек бар. Аларны көтүчеләр көн саен иртәдән кичкә кадәр болында хуш исле печәнлектә көтәләр. Без барганда да маллар болында иделәр. Көтүче Ирек Нурисламов аларга күзәтчелек итә. Быел бу эшне беренче тапкыр башкарса да, терлекче эшеннән ямь табып, хезмәтен яратып башкара.
Читайте нас