2008 елның кызу урак чоры була бу мәл. Линар Фәнүс улы август аенда җиң сызганып, “Салават” хуҗалыгына баш бухгалтер булып эшкә урнаша. Һәм биредә уникенче ел инде үз хезмәтенә бирелеп, исәп-хисап эшләрен төгәллек һәм олы җаваплылык белән башкарып килә. Күпчелек яшьләр авылдан “качкан” бу сәер заманда бирегә кайтып төпләнгән Линар Ганиев турында җәмгыятьнең җитәкчесе Ринат Раянов та гел яхшы сүзләр генә әйтте. Аның уңган, тырыш, үз вазыйфасын җиренә җиткереп үтәүче хезмәткәр икәнен дә канәгатьлек белән билгеләде. “Бу эштә бары исәпләүләр белән генә шөгыльләнмисең, көндә кешеләр белән аңлашып эш итеп, кирәк икән юрист, кайчакта психолог та булырга туры килә”, – ди үзе турында баш бухгалтер Илнар. Ничек кенә булмасын, авылдашлары да, хезмәттәшләре дә ихтирам итә аны, чөнки авыл булдыклыларны гына ярата шул.