Авыл хуҗалыгы
19 Декабря 2019, 13:50

Яңа елга Зинфира Хуҗинадан өй шартларында ясалган сыр рецепты

Пәнҗешәмбе көнне үткәрелгән Борай базарын ямьләп Кодаш авылында яшәүче Зинфира ханым үзе ясаган сырны сатарга алып килгән иде. Үзебезнең җирлектә җитештерелгән бу авыл хуҗалыгы продуктын, шушы натураль азыкны биредә халык бик теләп ала икән. Химиясез әзерләнгән азык-төлекнең сатып алучы хәзер кадерен белә! Хуҗабикә үзенең сыр ясау рецепты белән кызыксынучылардан яшереп тормый, аның белән ихлас уртаклаша, иренмичә, бар нечкәлекләрен аңлатып бирә.

–Күп еллар ясыйм мин аны. Әниемнән өйрәнелгән, ул безне бәләкәй чактан ук шушындый сыр белән сыйлады. Бер килограмм эремчеккә бер литр сөт салабыз да кайнап чыкканчы кәстрүле белән талгын утка куябыз. Кайнап чыгу белән вак тишекле иләктән бу катнашманы сөзеп, килеп чыккан массага бер йомырканың сарысын, тәменчә тоз, әз генә сода, 150-200 грамм сыер мае өстәп, агач кашык белән җайлап кына, сүрән утта болгата-болгата барысын бергә эретәбез. Салган сыер маегыз авылныкы да булса, сырыгыз тагын да тәмлерәк һәм хуш исле булыр. Килеп чыккан шушы төерсез массаны пыяла савытка салып, берәр авыр әйбер белән бастырып куябыз. Күңелегезгә хуш килсә, сырның тәмен әнис, ванилин, яшел тәмләткеч үләннәр турап салып та төрләндереп була, – дип, уңган хуҗабикә “Алга” гәзите белән дә бу ризыкны әзерләү серләре белән уртаклашты. Яңа ел бәйрәмнәрендә ел хуҗасы – Күсенең дә табын түрендәге өй сыры күңеленә хуш килер, дип ышанабыз.
Зинфира Хуҗина үзе ясаган тәмле сырын базарда килограммын 300 сумнан тәкъдим итте. Файдалы ризык кибеттә сатылганыннан чагыштырмача арзан да иде.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас