Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 декабрь 2019, 18:10

Казның ите дә, мендәре дә – туй күрке

Мулла авылында каз өмәсе гөрләп узганЭлек-электән татар һәм башкорт халкы казны яратып һәм кадерен белеп караган. Чөнки бу кошның бер генә әйберсе дә әрәм булмый.

Җиткән уллы-кызлы кешеләр пар каз түшкәсен, йомшак каз мамыгыннан тутырылган пар мендәрне туй мәшәкате килеп чыга калса дип әзерләгән. Каклаган каз милләтебезнең аерым бер даны булып торса, аның тәмле ите хакында борынгылар 15 каз бер елкы түшкәсен алыштыра дип тә әйткән. Каурый мамыгын сызырып, мендәргә өстәсәң ул аны кабарта, күркәмләндерә икәнен дә яхшы белгәннәр. Үтен генә кулланмаганнар дисәң, халык анысы белән авыруларны дәвалаган. Каурый очындагы калган мамыкны, каурыен матурлап үреп таба майларга йөрткәннәр. Канаты белән идән себергәннәр. Казның эч-башы авылда үскән һәммә кешенең яраткан ризыгы. Ә каз мае белән майланган яңа пешкән эссе тәбикмәк кемнең генә авыз суын китермәс!
Мулла авылында яшәүче Рәмзия һәм Илдар Мостафиннар үстергән 50 казны авылдашлары өмә белән, йоласына китереп тазарткан.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: