Әле агропредприятиеләр белем бирү оешмалары белән килешүләр төзи. Мәсәлән, “Алексеевка” совхозы хезмәткәрләрен укыту белән Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе шөгыльләнәчәк.
Мәгълүм булуынча, быел Башкортстан хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 178 миллион сум акча алачак. Бу сумманың 45 процентка якынын агропредприятиеләр резервка алган. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу юнәлештә актив эшли. Үз хезмәткәрләренең белемен камилләштерү белән кызыксынучы агрофирмалар җитәкчеләрен җәлеп итә. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасында республиканың 30дан артык предприятиесе катнаша. Ел ахырына кадәр аларның саны иллегә җитәр дип планлаштырыла.