Авыл хуҗалыгы
6 Августа 2019, 07:16

Ягымлы йөз белән

Сезонлы басу мәшәкатьләре чорында районның бархуҗалыкларында да көнгә ике тапкыр кайнар аш оештырыла.

Язгы чәчүдә һәм мал азыгы хәзерләүдә, аннары ашлык урагында көч салучы механизаторлар, водительләрнең берсе дә көндезен өенә кайтып йөрми. Алар хуҗалык ашханәләрендә туклана. Шулай итеп басу эшләренең уңай барышына пешекче хатын-кызлар лаеклы өлешен кертә.
“Салават” җәмгыятендәге ашханәнең Мулла авылындагы машина-трактор паркы ихатасында булуы басудагылар һәм гаражда техника ремонтлаган механизаторлар өчен уңайлы. Биредәге ашханәдә көч салучы пешекчеләр Инга Мөхәмәтова белән Миләүшә Мөгаллимова (рәсемдә) аларны ягымлы йөз белән каршылап, кайнар ашлар белән сыйлый. Җәмгыять директоры Ринат Раянов әйткәнчә, басудагыларга аш-су бушлай, азык-төлек продуктларының сыйфатлысы, сугымга малның симезе сайлана.
Рәүф Шаматов.
Читайте нас