Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 август 2019, 12:14

Техникага ашыгыч ярдәм

Бүген эшләп йөргән техниканың көтмәгәндә сафтанчыгу ихтималы бар.

Шундый очракта тракторларга чын мәгьнәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтелә. “Салават” җәмгыятендә көч салучы механизаторлар Азат Гарипов ( рәсемдә) белән Илдус Гыйлемшин иң күәтле корыч атларны – Т- 50К тракторларын йөгәнли. Азат эксплуатацияләгән тракторның двигателе сафтан чыккач, алар икесе аны тиз арада сүтеп, төзекләндереп куйды. Җәмгыять идарәсе мондый җир эшкәртүдә алыштыргысыз булган тракторларга запас частьларын сатып алды. Механизаторлар санаулы гына көннәрдә арыш чәчәргә пар басуларын эшкәртеп, тракторларын эштә сынады.
Рәүф Шаматов.
Читайте нас: