Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 август 2019, 12:02

Сәхрәдә күңелле

Үзенә тапшырылган малларны иркендә, көтүлектә йөртүче Александр Шамраев (рәсемдә) шулай ди. Танып елгасы болыннарына таралып яшел үлән уртлаган башмаклар артымны ярыйсы җыя. Киләсе яз айларында алар акрынлап төп савым сыерлары көтүенә кушылачаклар.

“Фәйзерахманов” шәхси предприятиесенә кадәр Александр берничә урында эшләгән. Ләкин аның сүзләренә караганда хезмәт шартлары биредә яхшырак. Яшәү, туклану монда хуҗалар иңендә. Көтүлек ферма ихатасыннан ерак түгел. Көчле явымнар булганда малларны вакытлыча утарга ябып торырга да була.

– Көннәр аяз, кояшлы торганда сәхрәдә йөрүгә җитми, җәйнең матурлыгы да шунда күренә, – ди Александр Шамраев.

Ул биш дистәдән артык башмаклар көтә, кышын аларны абзарда карый.

Әлеге крестьян-фермер хуҗалыгында читтән килеп эшләүчеләр дә булган тормыш уңайлыкларыннан файдалана. Аларның бары хезмәтләрен яхшы башкаруы, тәртипле булулары кирәк.


Читайте нас: