Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июль 2019, 18:03

“Түбәтәй”дә печән уңды

Шушы көннәрдә “Салават” җәмгыяте механизаторлары яшел уракны тәмамлады. Аны уңышлы башкарып чыгуда хезмәт ветераннары Айрат Әхмәдиев белән Хәлим Шәехов һәм башкалар лаеклы өлешен кертте.

Мулла авылында Әхмәдиевлар гаиләсе белән бер адым да читкә чыккан кешеләр түгел. Йорт хуҗабикәсе Рәгыйдә элекке Салават исемендәге колхоз бухгалтериясендә эшләп ялга чыкты. Айратның да (рәсемдә) трактор кабинасыннан төшкәне булмады. Яшел уракта ул халык телендә “Түбәтәй” басуы дип йөртелгән урында чабылган пакусларны рулоннарга төреп җыйнады. Ул биредә эшен төгәлләгәнче ташучылар да килеп җитте. Бу көнне җәмгыятьнең берничә техникасында механизаторлар кичке аш өлгерүгә печән хәзерләүне тәмамлап кайтты.


Читайте нас: