Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июль 2019, 17:46

Һәр көне эштә үтә

“Победа” җәмгыятенең Борай бүлекчәсендәге Алтаю авылында мөгезле эре терлек үстерү фермасы булу күпләрне эшле итте. Абзар тулы малы булгач, иртәгәге көн ышанычлы. Шуңа биредә көч салучы терлекчеләр хезмәтләрен сыйфатлы, зоотехник нормаларга ярашлы башкара.

– Безнең коллективта җәмгыять җитәкчелеге тарафыннан куелган таләпләрдән аз гына да читләшү гафу ителми. Ел әйләнәсенә көн режимы, хезмәт дисциплинасы төгәл үтәлә. Фермада асралган үстерү төркемендәге һәм симертүгә бәйләнгән маллардан көндәлек югары артым алу гадәти хәл, – дип сөйли аның мөдире Алик Камалов.

Биредә Фәнил Шәрәфетдинов (рәсемдә) яшь маллар көтә. Хезмәттәше Тимофей Фәезов белән алар 220 баштан ким булмаган тана бозауларны үстереп савым сыерлары көтүенә кушарга әзерли. Терлекчеләрнең көнлек хезмәт күрсәткече уртача һәр башка кимендә 800 грамм һәм аннан артык була. Ягъни маллар көн дә шул кадәрле авырлык җыя дигән сүз.


Читайте нас: