Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июль 2019, 18:01

Басулар хуҗасы

Иртә яздан кыш башына кадәр басудан кайтмый эшләүче механизаторлар хакында шундый сүзләр әйтү урынлы.

“Победа” җәмгыятенең Абдулла авылындагы Борай бүлекчәсендә көч салучы механизатор Олег Гайдуллин шундый хезмәт алдынгыларының берсе. Аңа язгы кыр мәшәкатьләре вакытында бөртекле иртә культуралар, алар астына күпьеллык үләннәр, аннары кукуруз чәчү йөкләтелә. Үткән язда ул шушы хезмәтләрне сыйфатлы башкаруы белән дан казанды. Бүген ул мал азыклары хәзерләүдә көч сала, фермага яшел масса ташый. Көзге уҗым культуралары чәчкәндә янә чәчкечен тагарга туры килер. Чәчү комплексына кысык, тар урынлы җирләрне Олег Гайдуллин (рәсемдә) чәчеп куяр.
Читайте нас: