Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июль 2019, 17:57

Арзанлы азык белән

“Урожай” җәмгыятендә җәйге чорда һәр баш савым сыерыннан кимендә 2800-3000 килограмм сөт алу бурычы куелган. Айдар Рәхимов җитәкләгән Борай товарлыклы-сөтчелек фермасы янәшәсендәге җәйге лагерьда көч салучы терлекчеләр, савучылар, ярдәмче эштәгеләр планлаштырылганны тормышка ашыруда мөмкинлектән оста файдалана.

Савым сыерларын көтүчеләр хезмәт алдынгылары Рәфис Гыйләҗетдинов, Олег Янсубаев, Олег Минлин, яшь терлекче Роман Раянов кичке савымнан соң да сыерларны караңгы төшкәнче яшел үләндә йөртә.

Лагерьдагы техник корылмалар, саву аппаратлары, сөт суыткыч төзек эшли. Аларның өзлексез эшчәнлеге өчен оператор Артур Саяпов җаваплы. Ул казан астына учак ягып, аппаратларны юу өчен суын да җылыта.

Айдар Рәхимов җитәкләгән ферма коллективы иртәнге һәм кичке савымны исәпләп, көнгә өч тонна һәм аннан артыграк продукция җитештерә.

– Савым сыерлары көтүенә кушылган башмаклар, сыерларның да яшь үрчем китергәннәре бар. Сөт аларга да бүленә, – ди фермада ике дистә елдан артык ясалма орлыкландыру технигы хезмәтен уңышлы башкаручы Фларит Шаматов. Ул шәхси машинасында савучыларны эшкә йөртә, сыерларны утарга кертеп ябу һәм савымнан соң көтүлеккә чыгаруда терлекчеләргә ярдәмләшә. Җәйләү чорында туган бозауларны Гөлчәчәк Рәхимова белән Гөлнур Хәтмуллина карый.

Лаборантка Елена Шәйдуллина (рәсемдә) әйтүенчә, савучылар Илүзә Мөхәмәтшина, Раушания Коттыбаева, Ләйсән Сәләхова, Фәнүзә Шәйбәкова, Ләйсән Акбарова, Маруся Биктимирова ел әйләнәсенә мул һәм югары сыйфатлы продукция алуда көчен кызганмый. Сөтнең майлылыгы уртача 4.0-3.9 проценттан төшми.

Кичке савымнан соң көтүлеккә таралып яшел үләннән башларын күтәрмичә ашаган сыерлар янә күпләп сөтен бирәчәк.

Җәйләүдәгеләрнең барысы да арзанлы азык белән мул продукция җитештерүне төп максаты итеп саный.


Читайте нас: