Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июль 2019, 18:55

Тырыш хезмәткә – хөрмәт һәм кадер

«Победа» җәмгыятенең Алтаю авылындагы мөгезле эре терлекләр асралучы ферма коллективы зур түгел. Бирегә сыналган, хезмәт дисциплинасын төгәл үтәгән кешеләр генә эшкә алына. Вакытында тиешле хезмәт хакын түләгән, матди дәртләндерү чараларын кулланган эш урыны, әлбәттә, кемгә дә кадерле.

Районның башка фермалары белән чагыштырганда, монда кадрларга кытлык юк. Терлекчеләр үз иңнәренә йөкләгән эшне сыйфатлы башкарып ихтирам яулый. Ферма мөдире Алик Камалов әйткәнчә, маллардан көненә кимендә 800-1000 грамм артым алу – гадәти хәл.

Алтаю авылының хөрмәтле, эшсөяр гаиләренең берсе булган Мәрдановлар әлеге хезмәтне дүрт дистә еллап уңышлы башкара. Людмила белән Фәми ел әйләнәсенә мал симертүдә көч сала. Әлеге вакытта 100 баштан артык мал бәйдә тотыла. Алар ел ярым дигәндә 450-500 килограммга җиткерелә һәм ит комбинатларына тапшырыла.


Читайте нас: