Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июль 2019, 18:58

Сенажга болын үләне

Үткән язда көннәрнең салкынча торуы сәбәпле, үсемлекләргә җылы җитмәгәнлектән күпьеллык үләннәрнең уңышы кайтышрак булды. Табигый болынлык-лары булган хуҗалыкларда яшел массаның азлыгы сизелмәде диярлек.

Мәсәлән, «Урожай» җәмгыятендә Танып елгасы буендагы болынлыкларда элекке елларда үләннәр печәнгә чабылып җыйнала тоган иде. Бу җәйдә болын үләне яхшы уңган. Аны Ришат Фәрхетдиновка техникасын еш туктатып, уралган яшел массаны тазартып чабарга туры килде. Аның каравы яшел масса ташучы машиналарның әрҗәсе тиз тулып чокырга ташылды.

Җәмгыятьнең яшел масса уручы-җыйнаучы ике үзйөрешле комбайннында Фларит Әхмәтов белән Фәдил Шәрәфгалиевка эшнең авыры, җаваплысы йөкләтелгән. Алар яшел масса ташучы йөк машиналарын һәм тракторларны бер-бер артлы тутырып озата. Водительләр Рамил Әхмадишин, Каниф Саяпов, Фидат Гайнанов, Айдар Низамов, Әлфир Ризванов, механизаторлар аталы уллы Рәфит Һәм Владислав Зиннуров һәм башкалар көнозыны машина, трактор кабинасыннан төшми диярлек.

– Җәй алы-ялы белән исәпләшмәгәндә кышын җиңелрәк булыр, маллардан мул продукция җитештерелер. Ит белән сөт булганда хезмәт хакы түләнә, вакытында бурычлар каплана, – дип сөйли җәмгыятьнең терлекчелек тармагы начальнигы Айдар Рәхимов. Ул биредә кайткан яшел массаның төгәл исәбен алып бара. Әлегә дүрт йөз тонналап яшел масса ташылган. Ике йөз тонна сыешлы бер чокыр инде тутырылып капланып саклауга куелган. Аны тыгызлауда көч салучы К-700 тракторында Фәнзил Ямалтдинов, Т- 150К да Альберт Нуртдинов икенче зур чокырда эшли. Арбаларны бушатып бортларын ябуда Рәфил Гайнанов белән Радис Гыйбадуллин механизаторларга ярдәмләшә.


Читайте нас: