Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июль 2019, 18:50

Кышка – сыйфатлы азык

Июль аенда явымлы көннәр еш кабатланып торса да, механизаторлар, яшел масса ташучы водительләр хезмәтен яхшы оештырган урыннарда сенаж салу төгәлләнеп килә. Мәсәлән, “Урожай” хуҗалыгының Борай товарлыклы-сөтчелек һәм мөгезле эре терлек симертү комплексында чокырлар яшел масса белән тулып килә. Әлбәттә, бер үк вакытта печәне дә хәзерләнде. Ләкин азыкның бу төрен җыйнауга явымнар комачау-лый.

Биредә мал азыгы хәзерләүче звеноларда көч салучылар икегә бүленеп эшли. Хуҗалыкның үзйөрешле яшел масса урып ваклаучы шундый техникасы булу – зур байлык. Аларны печәнгә төшкәнче төзекләндергән «Башкортстанның атказанган механизаторы» исемен йөртүче Фларит Әхмәтов, Фәдил Шәрәфгалиевның туктаганы юк. Әлеге техниканың берсе Себергән авылына якын басуда клевер, икенчесе Танып елгасы болыннарында табигый печәнлектә яшел масса ура. Фларит Әхмәтов җитәкчелегендәге звенодагылар 16 июль көнне кичкелеккә 249 гектардагы күпьеллык үлән басуында эшне тәмамлап кайтты. Яшел масса ташучы водительләр Фидат Гайнанов, Каниф Саяпов, Айдар Низамов, Әлфир Ризванов, МТЗ тракторларында аталы-уллы Рәфит һәм Владик Зиннуровлар, Т- 150Кларда Азат Заһиров, Борис Михайлов һәм башкалар көнозыны басу белән ферма арасын кимендә унар тапкыр урый. Яшел масса базында да эш кайный. Биредә сенажны тәмләндерү өчен консервантлар кушыла, яшел массаның согын саклау максатында коры салам бутала. К-700 тракторларында Альберт Нуртдинов белән Фәнзил Ямалтдинов аны туктаусыз тыгызлый.

– Иртәгәдән печән хәзерләүне дәвам итеп, анысын да арыш урагына кадәр тәмамларга исәп. Шуңа ирешкәндә кышлату чорына һәр шартлы баш малга кимендә 30-32 центнер азык берәмлеге туры киләчәк. Әле боларга фуражы, жомы өстәлсә, маллардан сыйфатлы мул продукция җитештерелүенә шик калмый, – ди хуҗалык агрономы Винарис Әхмәтҗанов.



Читайте нас: