“Колос” җәмгыятендә көч салучы Данил Ахраров та шундый корыч ат йөгәнләүчеләрнең берсе. Ул язгы чәчү мәшәкатьләре вакытында һәм мал азыгы хәзерләгәндә, аннары ашлык урагында басуда эшләсә маллар җәйләүдән кайтуга, көзгелектә һәм кышын фермада терлекчеләргә ярдәмләшә. Тормыш иптәше, савучы Инзилә белән икәүләп туган хуҗалыкларының икътисадын ныгытуга лаеклы өлеш кертүче гаилә Әҗәктә хөрмәтлеләр исәбендә.