Кәҗә үләне басуы янына җәйге чорның мәшәкатьле һәм җаваплы эшләренең берсе – мал азыгы хәзерләү өчен техникалар сафка тезелеп куелган. Семинар-киңәшмәгә җыелучыларны сәламләгәндәй, күрше генә урнашкан басудагы арышның серкә очыру мәле туры килеп, бу искиткеч күренешне авыл хуҗалыгы тармагында көч салучылар сөенеп күзәтте.
Район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков, хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Хәлил Минһаҗев һәм республика кунаклары – “Госсорткомиссия” учреждениесеҗитәкчесе Иван Леонтьев, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, малларны тукландыру буенча белгеч Фәнүз Шәгалиев, семинар-киңәшмәгә килүче хуҗалык вәкилләре алдында чыгыш ясап, район хуҗалыклары алдында торган бу җитди бурыч хакында һәрберсе үзенең фикере, нәтиҗәле киңәшләре белән уртаклашты. “Салават” хуҗалыгы мал азыгы хәзерләүгә районыбызда тәүгеләрдән булып төшкән. Аларның һәммәсе җәйге чорда сыйфатлы мал азыгын җитәрлек күләмдә әзерләүне актив оештыру, яңгырсыз, аяз көннәрдән тиешенчә файдаланып, мал азыгын үз вакытында, тиз көннәрдә башлап һәм тәмамлауны һәр хуҗалык алдына бүгенге көн максаты итеп куярга тиешлеген искәртте. Чыгышларны дәвам итеп, хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Ленар Баһауов сенаж һәм силос азыкларының салыну технологияләренә тукталса, ветеринар лабораториянең Бөре филиалы директоры Хөрмәт Муллаяров әзерләнгән мал азыкларына сыйфат контроле таләп ителәчәген искәртте. Районның баш ветеринария табибы Булат Фазлыев малларны лейкоздан саклау мөһимлеген һәм бозауларга угыз сөтенең әһәмиятле икәнлеген сөйләде. Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Ленар Хәлилов җитәкчелегендә мал азыгы әзерләү һәм ташуда кулланылачак авыл хуҗалыгы техникасы сафлары янына юнәлеп, алар янында эшлекле фикер алышулар дәвам итте.