Колледжның техника эшчәнлеге өчен җаваплы автомеханигы Илдус Хуҗин әйткәнчә, булган җиде берәмлек трактор һәм машина, тагылма инвентарьларның барысы да төзек. Аларның күбесе язгы басуда җир эшкәртүдә, чәчүдә катнашачак. Тракторлар буенча производствога өйрәтү мастерлары Фәрит Нуртдинов, Илдар Галләмов, укытучы Фәнүс Дәүләтгәрәев, автомашиналар буенча мастер Рәдил Гыйззәтов һәм башкалар студентлар ярдәмендә бөртекле культуралар чәчеп игүне планлаштыра. Аны оптималь срокларда башкарып чыгу өчен җир эшкәртү, чәчү, уңышын җыйнап алу техникасы – барысы да үзләренеке җитә, читкә эзләп чыгасы түгел.
Биредә авылга кирәкле тракторист-машинист, автомеханик, төзүче, пешекче кебек һөнәрләргә өйрәтәләр.