Камилән, Ялдәк авылларындагы Әхләф һәм Рәмил Зариповларның, Рәил Ахунов белән Хадим Сафиуллинның шәхси предприятиеләрендә үткән техник карау барышында биредә булган авыл хуҗалыгы машиналарының, тракторларның алдагы язгы кыр мәшәкатьләренә әзерлеге тикшерелде. Дәүләт инспекторы Илдар Мәхмүтов әлеге хуҗалыкларда көч салучы механизаторлар Азамат Мостафин, Изах Русламханов, Вәдис Хәлиуллин һәм башкалар белән техник карауга йомгак ясаганда, аерым җитешсезлекләр булуын әйтеп, аларны басуга чыкканчы бетерергә кирәклеген ассызыклады.
Югарыда исемләнгән хуҗалыкларда эшләүче механизаторлар – дистә еллар дәвамында сыналган, тәҗрибәле һөнәр ияләре. Алар барысы мең гектардан артык мәйданда язгы кыр эшләре башкаруны планлаштыра. Моның өчен бу көннәрдә ягулык-майлау материаллары туплана, техниканы тулысынча әзерлек сызыгына кую мәшәкатьләре дәвам итә.