Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 апрель 2019, 13:40

Булдыклылар барда эш көйле

Мал кышлату «Арсланов» шәхси предприятиесенең Ваныш авылындагы товарлыклы-сөтчелек фермасында уңышлы дәвам итә. Яз айларының уртасында терлекче-савучылар көненә ун центнерлап сөт җитештерә.

Бу көннәрдә ферма ихатасында йөрү, абзарга мал азыгын төяп кертү, асларыннан тизәген чыгару җиңелдән булмаса да, терлекчеләр үз иңнәренә төшкән хезмәткә сүз тидерми. Кыш айларының күз ачкысыз буранлы вакытларында да биредә асралучы мөгезле эре терлекләр алдыннан азыгы өзелмәде, савучылар Диларә Әхмәтҗанова белән Ләйсән Ногманова сыер җиленендә сөт калдырмады. Фермада берничә дистә еллар дәвамында көч салучы терлекчеләр: агалы-энеле Ирек һәм Рәил Нурисламовлар, Шәйхинур Шафигуллин, Ринат Усманов һәм башкалар эштә сыналган кешеләр. Яңа туган бозауларны караучы Зифинә Камалованың да эше көйле. Тормыш иптәше Фларит белән алар бозауларны сәламәт үстерүдә җаваплы.


Читайте нас: