Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 март 2019, 12:01

Инвесторлар килә

Агымдагы елның май аенда районда мөгезле эре терлек симертү комплексы төзелеше башланачак. Октябрь аенда анда кимендә 800 баш герефорд, ангуст токымлы үгезләр кайтару планлаштырыла. Әлеге комплекс Иске Бикмәт белән Калмык авыллары арасында булачак.

Шушы хакта Зур Бадрак авыл Советы авыл биләмәсенә караган югарыда исемләнгән авыллар халкы белән үткәрелгән зур җыенда әйтелде. Мондый яңалык хакында БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, якташыбыз Рәмзил Низаметдинов сөйләп аңлатты.
Италиядән килгән инвесторлар ярдәме белән төзеләчәк комплекста маллар ачык утарларда асрала. Үгезләр көтүгә чыгарылмый, мал азыклары ташып ашатыла. Шуңа яшел массасын чабып, җыйнап, сенаж салу өчен күпьеллык үләннәр, силоска кукуруза, фуражга бөртекле культуралар чәчеләсе җирләрнең якында булуы шарт. Мондый урындагы крестьян-фермер хуҗалыкларының көче җитмичә, байтак еллар эшкәртелмичә яткан басулар биредә күп. Якындагы елларда планлаштырылган күләмдә ит җитештерү өчен 15 мең гектар мәйданда җире кирәкле. Рәмзил Рәвил улы аңлатканча, әлегедәй зур мәшәкатьләрне бер елда гына тормышка ашыру мөмкин түгел. Ул өч елга сузылыр дип көтелә. Боларны башлау өчен урында яшәгән халыкның ризалыгы да кирәк. Үзләренең пай җирләрен бирүчеләргә елына ике центнер бушлай ашлык бирелеп, җир салымы түләнәчәк. Бу мөһим сорау тавышка куелгач, җыенга килүчеләр бердәм хуплап, кулларын күтәрде. Хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Ялкын Гыймалтдинов, сөйләшүне дәвам итеп, бу эшләр тормышка ашканда урындагы халыкка байтак хезмәт урыннары булачагын белдерде. Төзелеш мәшәкатьләре буенча җаваплы вәкил бүгеннән үк оста ир-егетләрне эшкә чакырды.
Җир эшкәртүдә көч салырга тиешле механизаторларны махсус курсларда укытып кайтару планлаштырыла. Алар заманча яңа техникада, чит ил тракторларында эшләячәк.
Җыенда шулай ук халыкны борчыган күп төрле көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков кышын авыл юлларын өзлексез кардан тазартуны оештырган урындагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Вәлинур Хәмәтнуров һәм аның механизаторларына үзе һәм халык исеменнән рәхмәтен белдерде. Авыл урамнарын һәм күперләрне төзекләндерү, Нарыш авылына юл ремонтлау кебек бүгеннән хәл итүне таләп иткән сораулар үзара киңәшләшеп, юллары табылып эшләнәчәк.


Рәүф Шаматов.


Читайте нас: