Алар басуга чыгачак техниканы ремонтлый. Борайдан килеп эшләп йөрүче Фирдус Фархитов бу эшкә бик җитди карый. Евгений Васильев – күрше Калтасы районы Олы Кәчәк авылыннан көн дә бирегә башка иптәшләре белән җәмгыятьнең эшчеләрне йөртүче автобусы белән килә. Техниканы ремонтлар өчен механизаторларга җылы гаражлар булмаса да, алар үз эшләренең җаен белә, тырыша.
– Язгы кыр эшләре вакыты хәзер килеп җитә ул, күз ачып йомарга да өлгермисең. Шуңа күрә техника төзеклеген алдан хәстәрлибез. Ремонтлыйбыз, яңа частьләр барлап куябыз. Чәчү вакытында өзеклек булдырырга ярамый. Эш уңай һәм җайлы барса, хезмәт хакы да сөенерлек була,” – диделәр алар бер тавыштан.
Һәм шулай ук киләчәктә кыш көне техниканы ремонтлар өчен җылы гараж булырына өметләнүләрен дә белдерделәр.