Рөстәм Әхмәт улы аңлатканча, республикада авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә финанс ярдәме күрсәтү максатыннан күптөрле программалар каралган. Ул анда катнашырга теләгән эшкуарларга мөмкин булганча ярдәм итәчәген белдерде. Күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләр белән булган очрашуда, әлбәттә, сүз басучылык һәм терлекчелектәге проблемалар хакында барды. Фермаларда кышлатуның икенче яртысында маллардан сәламәт яшь үрчем алынып үстерелә, сөт җитештерү күләме арта. Савым сыерларын каплатуда ясалма орлыкландыру алымы малларның сәламәтлеген саклауда мөһим урын биләсә дә, бар хуҗалыкларда да бу таләп ителгәнчә кулланылмый. Шулай ук малларны биркалауны тизләтергә кирәк. Бу эш апрель башына төгәлләнергә тиеш. Әлеге көннәрдә район ветеринария хезмәткәрләре маллардан анализга кан алып тикшерә, авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрә. Алда язгы-кыр эшләре көтелә. Аңа бүгеннән ныклы әзерлекне башларга кирәк. Әле хуҗалык идарәләренә ягулык-майлау материаллары туплар өчен май-сыр заводларының тапшырылган продукция белән әлегә кадәр исәпләшмәве комачаулый. Республика хөкүмәте 2018 елда башкарылган эш күләменнән чыгып, финанс ярдәме вәгъдәли, ләкин ул зур күләмдә булмаячак.
Авыл хуҗалыгының баш агрономы Рөстәм Шаһиәхмәтов бу елда кузаклы культураларны зур мәйданнарда игүчеләр, бөртекле культураларның элита орлыкларын чәчүчеләр, туфрак ашлауда минераль ашлама кулланучылар ярыйсы гына суммада хөкүмәттән субсидия алачак диде. Ләкин моның өчен дә хуҗалыкларда кулакча булуы шарт. Авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Ялкын Гыймалтдинов яңа алынган техника хакының да яртысын хөкүмәт кире кайтарачагын әйтте.
Рәүф Шаматов.