Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 февраль 2019, 19:07

Менә ичмасам, бригадир!

Фәнәвис Хаматганиев гаиләсе белән Себер якларында яшәгәннән соң, Яңа Мостафа авылына кайтып төпләнә.

Тырыш, эшкә намус белән караган, авылдашлар белән уртак тел таба белгән Фәнәвис абый карамагына “Колос” хуҗалыгының Яңа Мостафа бригадасын ышанып тапшыралар. Әлбәттә, ул хезмәте белән җитәкчеләрнең ышанычын акласа, авылдашларының хөрмәтен дә тиз арада яулый алган. “Кеше аермый, башкарган хезмәтеңнең сыйфатына карап, һәрберебезгә рәхмәтле була белә. Һәр эшнең җаен белеп, савучыга да, скотникка да, механизаторларга да эшлекле, үзенчәлекле киңәшен җиткерә белә”, – диделәр аның турында ихтирам белән.
Сабыр, акыллы кеше бригаданың малчылык, басучылык тармакларында ел әйләнәсе әйдәүче һәм оста оештыручы булып танытты ул үзен. Бригадир – авыл җирендә үзе үрнәк күрсәтер кеше. Башкаларны үз артыннан ияртердәй төпле акыллы, булдыклы һәм эшенә җаваплы караган бригадирны гына үз итә шул авыл халкы.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: