Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 февраль 2019, 18:01

Эшең булса, ашың да була

“Колос”җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең Яңа Мостафа бригадасындагы мал фермасындахезмәт салучылар хезмәтләренә һәрчак җаваплыкарый.

Маллар иртәнге савымнан соң тыштагы утарларга салам арасына иреккә чыгарыла. Анда яшь таналар аерым һәм савым сыерлары да аерым йөри. Сыерлар савым вакытында, соңыннан барлык маллар төнгелеккә җылы ферма бинасына урнаштырыла. Биредә эшне оста оештыручы бригадир Фәнәвис Хаматгалиев доярка һәм скотникларның эшеннән канәгать. Гади, эшсөяр Фәнәвис абыйны барысы да ихтирам итә. Күрше Мишкә районы Раевка авылыннан килеп эшләп йөрүче Вячеслав Павлов һәм Николай Минелбаев, Сүлҗибаш авылыннан йөрүче Радик Мөхетдиновлар белән иртәнге күлемдә малларга азык – сенаж кертү вакытында очраштык.
–Эш булганга шатланып йөрибез. Эше булгач, ашы да бар. Хезмәт шартлары да зарланырлык түгел, менә сенажны да элеккеге кебек сәнәк белән каерып газапланмыйбыз, ат чанасына трактор соскысы белән генә төялә”, – диде алар бер тавыштан.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: