Районда алдынгы урыннарда барган ферма коллективы иңенә йөкләнгән бурыч намуслы үтәлеп килә. Маллар көндезен утарларга чыгарыла, аннан тупас азыгы өзелми, кичкелектә тулы улаклар көтә, фураж махсус мичтә пешерелеп бирелә.
Айдар Рәхимов җитәкләгән Борай фермасында бүген биш дистәгә якын терлекче, савучы, механизатор көч сала. Кышлатуда булган 1800 баш мөгезле эре терлекнең һәрберсенә уртача 30 центнер азык берәмлеге туры килә. Инде кышлатуның өч ае гына калып баруга карамастан, ферма ихатасындагы азык запасының әлләни кимемәвенә дә игътибар итәсең. Механизаторлар сусыл һәм тупас азыкларны кимендә ел ярымга җитәрлек күләмдә хәзерләгән иде шул. Савучылар белән беррәттән, мал симертүчеләр дә көндәлек артымны мул ала. Мәсәлән, мал симертү остасы Рәдиф Гыйльманов, терлекче-көтүчеләр Рәфис Гыйләҗетдинов, Алик Янсубаев һәм башкаларның хезмәте мактауга лаек. Алар – хуҗалыкның бай хезмәт тәҗрибәле өлкән терлекчеләре, яшьләрнең остазы.
Җәмгыять идарәсе «500 ферма» программасында катнашып, мал абзарларына капиталь ремонт-реконструкция үткәреп, ферма эшчәннәренә уңайлы шартлар булдырды, кул хезмәтен минимумга калдырды. Биредә мал азыгы кертеп тарату, тизәген чыгару механизаторлар иңендә. Кышлату чорында тәгәрмәчле дүрт трактор азык кертүдә, ике-өче сыек тизәк түгүдә, ферма ихатасын кардан тазартуда эшли. Механизаторлар Радик Сабиров, Айрат Әхкәмов, Ришат Фәрхетдинов, Владик Зиннуров азык кертүдә җаваплы. Алар көненә дистә юлдан артык сусыл һәм тупас азык кертеп тарата, утарларны да буш тотмый.