Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 февраль 2019, 14:09

Фермада бозау карау иң осталарга йөкләнә

Малларны имин кышлатып, алардан сыйфатлы мул продукция җитештерү күптөрле хезмәтләрдән тора.

Савым сыерлардан сәламәт бозау алып үстерү – иң мөһим эшләрнең берсе. Үгез бозаулар билгеле авырлык җыйганнан соң симертүгә бәйләнсә, таналары киләчәктә савым сыерлары көтүен тулыландырачак. «Урожай» җәмгыятенең Айдар Рәхимов җитәкләгән Борай товарлыклы-сөтчелек фермасында әлеге хезмәтне бозау караучылар Гөлнур Хәтмуллина, Екатерина Вәлиева, Гөлчәчәк Рәхимова күңел җылысын биреп башкара. Алар бозауларны тудыру бүлегеннән кабул итеп алып сөт һәм су эчәргә, печән ашарга өйрәтә. Бозау бүлмәләрендәге чисталык, идәннәренең тизәктән тазартылып торуы монда уңган, булдыклы терлекчеләр көч салганын дәлилли. Әлеге көннәрдә алар карамагында булган 160тан артык бозау көнгә уртача 600-700 грамм артым бирә.

– Ишле мал ашарга, эчәргә тиз өйрәнә, назланып тормый, шуңа эшләве, алар белән мәш килүе үзебезгә дә күңелле, – диләр бозау караучылар.


Рәүф Шаматов.


Читайте нас: