Ләкин соңгы елларда мал башларының кимүе бәкәлгә суга. Бүген акча кереме фәкать ферма эшчәннәре кулында гына. Хәзер сөтнең ак алтынга тиңләштерелүе, аны югары сыйфатлы һәм мул җитештергәндә генә хуҗалыкны алып барып булуы белән һәркем килешәдер. Отчет доклады белән чыгыш ясаганда хуҗалык рәисе Рәиф Галләмов ферма эшчәннәренә киләчәктә мал башларын, бигрәк тә савым сыерлары көтүен арттыру бурычын куйды. Моңа ирешү өчен фермада нәсел эшен яңартырга хуҗалык белгечләренә терлекчеләр хезмәтен шушы юнәлештә оештырырга кирәк. Терлекчелек тармагында берничә дистә еллар көч салган белгечләр һәм урта звено кадрлары, җәен мал көтеп кышын фермада маллар караган Мәгафур Муллагалиев, Фәнзәви Әхмәтҗанов, ярдәмче эшләрдә Рамил Шәмсетдинов, Азат Мәрданов, савучылар Ания Закирова, Мәдинә Тимергалиева, Гөлнара Локманова һәм башкалар кебек хезмәт алдынгылары булганда ул тормышка ашмаслык түгел. Механизаторларның терлекчеләр һәм авыл халкы алдында йөзе ак – мал азыклары шәхси ихаталарга да запасы белән хәзерләнде, фураж, ашлыгыннан да өлеш чыкты. Тупас азыклардан салам ирекле булып мал асраучылар аны кирәгенчә ташыды.
Яңа Тазлар авыл биләмәсе башлыгы Илүс Даутовның: “Урында күмәк яисә крестьян-фермер хуҗалыгы эшләмәсә, мондый байлыкларның берсе дә булмас иде, – дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Әлегә кадәр су башнясын төзек тотып, халыкны эчәр су белән тәэмин итүдә дә камалыларның өлеше зур. Шуңа авыл кешеләре дә хуҗалыкның көндәлек мәшәкатьләрен башкаруда кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Чыгыш ясаучылардан аңлашылганча, механизаторларның техниканы җитештерүчән файдалануга, төзек йөртүгә игътибары арта. Мәсәлән, элекке елларда запас частьларны махсус кибетләрдән сатып алуга өстенлек бирелсә, хәзер аларның искеләре ремонтлана. Бу эшне башкарган Фәдис Гәрәевның оста куллы булу аркасында запас частьларга чыгымнар 2017 елгыдан байтакка кимегән. Акыл белән эш иткән хуҗалар хәзер бернәрсәне дә ташламый, кирәге чыккач төзәтә, шулай хәлдән чыга.
Үткән җәйдә мал азыгы хәзерләүдә күрше хуҗалыкларга ярдәмләшүнең, яшел масса уруда һәм ташуда көч салган Фидәил Галимов, Данил Шәйхетдинов, җир эшкәртүдә һәм уҗым культуралары чәчүдә эшләгән Камил Фәрхетдинов, ашлык урагында призлы урыннар яулаган Җәүдәт Әмиров, Венер Хәйдәров, ындыр табагы машинисты Вәрис Вәлиев һәм башкаларның фидакарь хезмәте үз җимешен биреп тора, хуҗалык кыргый базар шартларында эшен дәвам итә.
Җыелышта чыгыш ясаган хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге баш инженеры Рөстәм Хәйбрахманов киләчәктә дә булган техниканы рациональ эксплуатацияләп, төзек эшләткәндә, фермаларда малларның тук, азыклы, халыкның ашлыкка мохтаҗлык кичермәячәген ассызыклады. Күмәк эшләгән авылларда андый проблема тумый.
Рәүф Шаматов.