Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 гыйнвар 2019, 13:05

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмыйча

“Урожай” авыл хуҗалыгы предприятиесенең отчет җыелышы барышында хуҗалык җитәкчесе Р. Хәйбрахманов һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Я. Гыймалтдинов үзләренең чыгышларында эшнең нәтиҗәлелеге һәр кешенең сыйфатлы хезмәтенә бәйле икәнен ассызыклады.

Хуҗалык эшчәннәре узган елда үзләре алдына куелган бурычларны үтәү өчен бар тырышлыгын биргән. Һава шартларының уңайсызлыкларын җиңеп, 3140 гектар мәйданнан 24833 центнер иген суктырылган, 66465 центнер сенаж, 33090центнер силос һәм 5220 центнер печән әзерләнгән.


М. Әхмәтҗанова.

Читайте нас: