Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 гыйнвар 2019, 17:42

Бар резервларны эшкә җигеп

Шушы көннәрдә Ленинисемендәге җәмгыять хезмәтчәннәре үткән хуҗалык эшчәнлеге елына йомгак ясап,киләчәккә бурычлар билгеләде.

Бүген районның иң зур хуҗалыгы булган Зур һәм Бәләкәй Бадрак, Үләй һәм Берләч, Тукай, Силасау, Арсланбәк авылларын берләштерә. Бу авылларның барсында да диярлек мөгезле эре терлекләр асралып, ите, сөте җитештерелә, басуларында бөртекле кузаклы һәм кыяклы, мал азыгы, техник культуралар игелә. Районның башка хуҗалыкларыннан аермалы буларак, биредә һәр тармакның үз белгече бар.

Рәүф Шаматов.

Читайте нас: