«Салават» җәмгыятенең Мулла авылындагы Илүсә Гыйльманшина җитәкләгән хезмәт участогында оста куллы машинистлар белән эшләр көйле бара. Кышкы чорда биредә малларга фураж оны тартучылар гына көч сала. Ашлык, орлык тазартучылардан төп мәшәкатьләрне күптән тәмамлаган Рафыйк Сәмигуллин белән Әнвәр Хөснияровлар әлегә вакытлыча ялда, алар алдагы язда, механизаторлар тырмага төшүгә килә. Малларга фураж оны тартучы ир-егетләр Рәил Сәлимов белән Илсур Ганиев (рәсемдә) хуҗалыкның ике фермасындагы кышлаучы терлекләрне кыйммәтле азыктан өзми. Кышның зәмһәрир суыклары да куркыныч түгел, кереп җылынып чыгу, эшче киемнәрне алыштыру өчен махсус урын – бүлмәне дә алар үз куллары белән эшләгән.