Яңа хуҗалар көннәр салкынайтып җир туңганчы берникадәр мәйданда туңга сөрүне оештырды. Әлбәттә, төп мәшәкатьләр ныклап яз айларында башланачак. Әлегә бирегә техника кайтарылып, кышкы саклауга куела. Шушы көннәрдә үзйөрешле чапкыч, чәчү комплексы, ашлык сугу комбайны һәм ургыч, подборщиклар кайтарылды. Озакламый мал абзарлары төзекләндерелеп, терлекчелек продуктлары җитештерелә башлау, басуларны эшкәртеп, бөртекле һәм мал азыгы культуралары игү планлаштырыла. Димәк, авыл халкы да эшле булачак.