Молдаван егете Иван татар кызы Фирузага гашыйк булып, аны тормыш иптәше итеп сайлый. Алар башта читтә яши, аннары өлкәнәя төшкәч, хатынының туган авылы Ванышка кайталар. Биредә Фируза туып-үскән нигездә янә тормыш дәвам итә, йорт-ихатаны да мал-туар, кош-корт ямьли. Иван (рәсемдә) ел әйләнәсенә тракторда эшли. Яздан башлап көзге басу мәшәкатьләре тәмамланганчы кырда, аннары кышкылыкта Ваныш товарлыклы-сөтчелек фермасында терлекчеләргә ярдәмләшә. Мал утарларына рулоннарга төрелгән печәнне дә ул кертә һәм тракторында башка төрле эшләрне дә сыйфатлы үти.