Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 ноябрь 2018, 12:50

Техника сакка куела

Басудагы көзге мәшәкатьләрне төгәлләгәннән соң механизаторларның тагын да бер олы эше кала, ул да булса, техниканы кышкы сакка кую.

«Салават» исемендәге җәмгыять механизаторлары Хәлим Шәехов, Вәрис Гыйлемшин, Радик Солтанов һәм башкалар мал азыгы җыйнау машиналарын, чәчкечләр белән культиваторларны күптән чистартып, чылбырларын майлап, эшче резина эшләнмәләрне салдырып сакка куйган иде. Ашлык урагын тәмамлауга комбайнчылар Рәеф Фәезов белән Зөлфәт Әхмәтгалиев “Палессе”, “Нива-Эффект” комбайннарын күтәртеп, агач бүкәннәргә утыртып, тәгәрмәчләрен акбур белән агартып буяп, бункерларын, ургычларын, подборщикларын ашлык, балчыктан тазартып куйды. Аларга әлеге хезмәтләрне башкаруда хуҗалыкта техника эшчәнлеге, техник таләпләргә ярашлы сакка куюда җаваплы булган Илдар Мостафин (рәсемдә) ярдәмләште.


Читайте нас: