Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 август 2018, 13:53

Кылны кырыкка яралар

“Урожай” хуҗалыгы басуларында бүген ике дистәгә якын техника эшли. Хуҗалык җитәкчесе Ринат Хәйбрахманов, агроном Винарис Әхмәтҗанов та басуда.

Эшнең иң кызуы Үтәгән ягындагы 250 гектарлы арыш басуында. Хуҗалыкның быелгы урып-җыюны башкарып чыгасы биш комбайны да иртә белән үк арыш сугарга тотынган. Әлбәттә, төп ышаныч күп еллар районда урак чемпионы булган Илмир Нуриевта. Аның “Палессе” комбайны яңарак, быел басуга өченче сезон чыккан. Ул иңләгән гектарларны, суккан центнерларны исәпләгәндә, аның комбайны да шактый таушалырга өлгергәндер инде. Калган дүрт комбайнның “хезмәт стажы” исә ун елдан арта. Тәҗрибәле механизатор Рәфит Зиннуров янәшәдә арыш чаба, тагын бер басуны тезмәләргә салуны МТСтан килгән “Макдон” комбайнына йөкләткәннәр. Быелга янә алты йөз гектардан артык арыш һәм 3000 гектар сабан культуралары сугыласы барлыгын күздә тотканда, комбайнчыларның эш мәйданын һәм күләмен күзаллау кыен түгел. Быелгы ашлыкны ташыйсы автомобильләр дә басуда, Фидат Гайнанов, Айдар Низамов, Хәниф Саяпов бункерлар тулганны көтә.

– 300 гектарның игенен җыйдык. Бүген арыш чабыла, сугыла, саламы рулоннарга кысылып фермалар кырына ташыла, бушаган җирләр арыш чәчү өчен эшкәртелә, туңга сөрүне дә башладык,–диде Ринат Хәйбрахманов бүген басуда алып барылган эшләрне күзаллап.–Көне дә юк бит, сишәмбедә көне буе яуды, кичә шулай ук җыенып чыктык та, берни эшли алмый кайтып киттек.

Эшнең никадәрле тыгыз булуын аңлатып торасы юк. Фоторәсемгә төшерер өчен комбайнчыларны эштән туктатып торырга да кыймадык.

400 гектар пар җирләренә арыш чәчелгән инде. Күчмә фондтан “Чулпан” сортын чәчәләр. Шабай янындагы сугылган бер басу, дисклар белән эшкәртелеп, шулай ук чәчүгә әзерләнә. Борай кырындагы басуда да эш кайный: салам рулоннары фермалар янына ташыла. Бу эшне әлегә чәчеләсе җирләр әзерләнеп беткәнче Ришат Фәрхетдинов, Салават Заһиров башкара. Шактый “стажлы” ЮМЗ тракторы белән Владик Зиннуров җәй буе печән басуында булса, хәзер салам пакусларын рулонга кыса. Алардан бушаган мәйданнарны К–700 тракторы белән Альберт Нуртдинов туңга сөрә. Терлекчелек тә онытылмый, кәҗә үләнен чабып малларга өстәмә тукландыру өчен ташыйлар.

Әйе, ягулыгы белән техникаң җитсен дә, аларда эшләү өчен механизаторларың булсын. Җитәкчеләрнең оештыру көче сизелә, механизаторлар да тырыша. Бер-берсенә ялганып барырга тиешле эш җайга салынган, алдагы көннәрнең аяз торуы гына кирәк. Быелга фаразлар игенгә хакларның да югарырак булырына ышандыра. Шулай була күрсен инде, юкса җитештерелгәннең үзкыйммәтеннән дә арзанга иген сатарга мәҗбүр булган авыл җитештерүчесе тагын нәрсәгә өмет итә ала.

Ф.Бәдертдинова.


Читайте нас: