Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 август 2018, 18:44

Басу көне үтте

3 августта Караидел районында “Басу көне - 2018”республика семинар-киңәшмәсе үтте. Андатөньяк зонаның 13 районы, шул исәптән безнең борайлылар да район хакимияте башлыгы Борис Нурисламовҗитәкчелегендә 27 кешелек делегация белән катнашты.

Семинар-киңәшмәдә Башкортстан Республикасы авыл
хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, аның урынбасары Павел Иофанов, Ветеринар
һәм фитосанитар күзәтчелеге федераль хезмәтенең БР буенча идарәлеге җитәкчесе Юрий Петров, “Центральная”
МТСының генераль директоры Илдар Насыров һ.б. чыгыш ясады. Алар алда торган
урак кампаниясен югалтуларсыз, оптималь срокларда һәм сыйфатлы башкару, тиешле
техника сатып алуда дәүләт ярдәме күрсәтү, авыл хуҗалыгын субсидияләү,
үстерелгән уңышны реализацияләү кебек мәсьәләләргә тукталды. “Басу көне”нең
икенче өлеше “Зуевское” җәмгыяте басуларында үтте. Анда авыл хуҗалыгы культураларының
төрле сортларын һәм ачы туфракны известьләү процессын күрсәтү, авыл хуҗалыгы
техникасы күргәзмәсе оештырылган иде. Көн дәвамында барган семинар-киңәшмәдә авыл
хуҗалыгы өлкәсендәге күп сорауларга җавап бирелде, байтак тәҗрибә
уртаклашылды.
Читайте нас: