Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июль 2018, 11:13

Яфраказык витаминга бай

Кышлату чорында мал организмы витаминнарга мохтаҗлык кичерә. Аны яфраказыклар – юкә миллеге белән тулыландырып була. Шушы максатта июнь, июль айларында яфраказык хәзерләү буенча өмәләр оештырылды. Ул әлеге көннәрдә дә дәвам итә.

Бу кампаниядә урындагы хуҗалыкларга район оешмалары да актив ярдәмләшә. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгúлүматларга караганда, район мәгариф бүлеге, Борайның өч мәктәбе коллективлары бу эшкә елдагыча җаваплы карап, җиткерелгән заданиеләрен тутырып куйган. Алар “Урожай”, Ленин исемендәге, “Колос”, “Салават” җәмгыятьләренең яшь малларына сыйфатлы яфраказык хәзерләде.
Районның терлекчелек тармагы үсеше, гомум маллар сәламәтлеге өчен турыдан-туры җаваплы ветстанция коллективы (рәсемдә) “Колос” җәмгыятенең Әҗәк товарлыклы-сөтчелек фермасын берничә ел рәттән витаминлы азык белән тәэмин итеп килә. Алар шулай ук кышкылыкка җитәрлек дару үләннәрен дә җыйнап киптереп, саклауга куя.


Читайте нас: