Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 июль 2018, 18:00

“Трактор” операциясе үтәчәк

БР Хөкүмәтенең 29 июньдә кабул ителгән карарын тормышка ашыру максатында республикада 16 июльдән 17 августка кадәр “Трактор” операциясе игълан ителә.

Шушы чорда барлык төр үзйөрешле техника һәм аларның тагылмаларын төзек эксплуатацияләү, аларның дәүләт теркәвен үтүе һәм техник карауга куелуы, механизатор-водительләрнең документлары, ОСАГО полислары тикшереләчәк. Күрше районнардан килгән дәүләт инспекторлары катнашлыгында ачыкланган җитешсезлекләр буенча, аларны бетерү һәм киләчәктә булдырмау максатыннан, мөмкин булган чаралар күрелә. Бу таләпләр шәхси куллардагы техника хуҗаларына кагыла.

Гадәттә, мал азыгы хәзерләгән һәм юлларда ремонт, төзекләндерү мәшәкатьләре барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозу, техник карау үтмичә юлга чыгу фактлары булып тора. Аларның хуҗаларына, оешма, предприятиеләрдә техника эшчәнлеге өчен җаваплы белгечләргә азмы, күпме штраф түләгәнче, таләп ителгәнне үтәү дөрес булыр иде. Профилактик операцияләрдән соң тупланган мәгълүматлар Республика Хөкүмәте Аппаратына һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелә, шулай ук республика Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе сайтында урнаштырыла.
Читайте нас: