Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 июль 2018, 10:46

Яшел дошман җиңелер

Ашлык урагында авырлык тумасын өчен басуларның чиста булуы шарт. Моңа, әлбәттә, чүп үләннәренә каршы көрәшү юлы белән ирешелә. Кирәкмәгән үлән орлыклары ындыр табагына кайткан ашлыкларны кыздырып зарарлый. Шуңа вакытында башкарылган химик утауның әһәмияте зур.

Бу агрочара “Урожай” җәмгыятендә 2400 гектар мәйданда башкарыла. Явымнар гербицид сибүче агрегатлар эшчәнлеген тоткарлады, аны санаулы көннәрдә төгәлләмәгәндә, культуралы үсемлекләргә зыян киләчәк. Алар гербицидтан соң берникадәр стресс хәле кичереп, үсүен туктатып тора. Әлбәттә, бу торышны нормальләштерү максатыннан гербицидка өстәмәләр кушыла.



Чәчүдә орлык чыгарган Айдар Низамов хәзер икенче машинада гербицидны сыеклау өчен елгадан су ташый, Мирас Исмәгыйлев белән Юрий Самойлов “Туман” агрегатында химик препарат сиптерә. Җәмгыять идарәсе басудагыларга кайнар аш оештырып, вакытлыча яшәү урынын да булдырган.
Читайте нас: