Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 июль 2018, 10:50

Маллары – тук, сөтләре мул булачак

Мулла авылы янәшәсендәге күпьеллык үлән басуларында уңыш мул өлгергән. Аларны чапканда агрегатны урыны белән туктап, яшел массадан тазартып алырга туры килә. Кәҗә үләненең, люцернаның беренче кат уңышы түбәнрәк була бит әле, дип күптән түгел генә район киңәшмәсендә әйтелгән иде. Ләкин әлеге сүзләр “Салават” җәмгыяте басуларына карата түгел. Биредә һәр шартлы баш малга кимендә 30ар центнер азык берәмлеге хәзерләнәсенә ышаныч зур.

–Печән хәзерләүне якындагы көннәрдә төгәлләп, үләннәрнең яшел массасыннан сенаж сала башлаячакбыз. Безгә читтән ярдәм кирәкми, һәр эш төренә үз техникабызны булдырдык. Яшел уракта көч салучы механизаторлар үз иңнәренә төшкән бурычны намуслы үти, – ди җәмгыять директоры Ринат Раянов.



Бу көннәрдә күпьеллык үләннәрне чабучыларның берсе Вәрис Гыйлемшин (рәсемдә) булыр. Хезмәт ветераны Хәлим Шәехов покосларны әйләндереп киптерә, аның артыннан үк диярлек Ралит Ганиев җыйнап, рулоннарга төреп, ташуга әзерли. Шулай барысы биш-алты механизатор запасы белән хуш исле печәннәрне фермага кайтарып, саклауга куя.
Читайте нас: