Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 июль 2018, 10:44

Беренчесе – печәнгә, икенчесе – сенажга

2018 елның җәй башы салкын килү сәбәпле, күпьеллык үләннәрнең дә үсеше тоткарланды. Шуңа үләннәрнең яшел массасы уңышы көтелгәнчә булмады. Мондый очракта аларның беренче кат уңышын печәнгә җыйнап сакларга куйганда отышлырак. Көннәр җылыткач, икенче каты калынрак үскәч, алардан сенаж салганда яхшы. Үткән шимбәдә “Победа” җәмгыятендә мал азыгы хәзерләү буенча булган район семинар-киңәшмәсендә сүз шул хакта барды.

Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Ялкын Гыймалтдинов һәм аның белгечләре быелгы елның үзенчәлекләре, азыкның нинди төре булуга карамастан, аларны сыйфатлы, витаминнарын югалтуга юл куймыйча хәзерләп, яхшылап саклауны оештыруны таләп итүләре кышлату чорында мул продукция җитештерүне күздә тотты. Әлеге җәйдә төп мәшәкатьләр удар айлык игълан ителгән чорда төгәлләнергә тиеш. Югыйсә ашлык урагы тоткарланачак. Барысы 15 мең гектар мәйданнан артык күпьеллык үләннәрнең уңышын югалтуларсыз, кыска вакытта җыйнап алу бурычы тора. Хуҗалыкларның үз көчләре җитмәячәк, шуңа МТСтан чапкычлар китерергә туры килә. Әмма Ялкын Гыймалтдинов тәкъдим иткәнчә, бар төр чапкычларны эшкә җиккәндә, шул исәптән шәхси куллардагысын да, чит ярдәм күп кирәкмәс. Чөнки МТСлар алдан акча күчерүне таләп итә, тарифлар да югары.



Районның “Победа”, “Урожай”, “Колос”, “Салават”, “Кама” хуҗалыклары мал азыгы хәзерләүгә беренчеләрдән булып төште. Печәннәрнең рулоннарда сакланучы былтыргысы да байтак. Аны авыл халкына сату хуплана. Районның һәр хуҗалыгына мал азыгы хәзерләүдә ярдәмләшүче оешма, предприятиеләргә дә җаваплы бурыч йөкләтелгән.


–Сенажның сыйфаты, витаминнары күпьеллык үләннәрнең дымлылыгын төшереп салуга, һава кермәслек итеп тыгызлау-га, аннары өсләрен яхшылап каплап саклауга бәйле. Анаэроб бактерияләр (һавасыз шартларда үрчүче файдалы бактерияләр) үз эшләрен башкарса, кышын маллар яратып ашарлык азык запасы тупланачак. Аларның һәр шартлы башка кимендә 30 центнер азык берәмлегендә булуына ирешергә кирәк, – диде үзенең чыгышында бүлекнең баш зоотехнигы Ленар Баһауов.


Баш агроном Рөстәм Шаһиәхмәтов чәчүлекләрне яшел дошманнан арындыру мәсьәләсен күтәрде. Көннәр җылыну белән культуралы үсемлекләрне чүп баса. Әлеге көннәрдә басуларда гербицид сиптерүче агрегатлар эшли. Әмма алар гына өлгерә алмаячак.


Шуңа бу эш белән шөгыльләнүче махсус оешмалардан сиптергечләр китермәгәндә соңга калына, ә чүп үләннәре ул вакытта гербицидка бирешеп бармаячак.


Басулар технологы хуҗалыкларда терлекчелек продуктлары җитештерүдә яшел конвейер булдыру кирәклеген дә ассызыклады. Моңа ул “Урожай”дан мисал китерде. Ферма янәшәсенә чәчелгән арыш язын болында үләннәр күтәрелгәнче сөтне киметмәү мөмкинлеге бирә, көтүдән соң өлгергәне сенажга урыла. Аннары кәҗә үләненең беренче кат уңышын өстәмә тукландыруда файдалану мөмкинлеге туа. Шулай эшләгәндә, малларны җәйге лагерьларга күчергәндә сөт алуда аерма булмаячак.


Терлекчелек тармагының үз проблемалары, хәл итәсе мәсьәләләре җитәрлек. Июль ае башыннан “Меркурий” электрон документлар белән эшләү системасы эшли башлаячак. Моңа, әлбәттә, алдан әзерлек барды, маллар биркаланды. Хәзерге таләпләр буенча биркасы булмаган сыердан сөт сату, шулай ук сугымга мал тапшыру тыела. Боларны үтәмәүчеләргә зур суммада штраф санкциясе каралган.


Семинарда “Победа” җәмгыяте идарәчесе Даниф Нигъмәтҗанов көндәлек башкарыласы эшләр хакында сөйләде. Әлеге җәмгыять механизаторлары кәҗә үләненең беренче кат уңышын чабып сенаж салып куйды.
Читайте нас: