Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 Май 2018, 19:02

Чәчү тәмамлана

"Колос" хуҗалыгының ике авылында - Әҗәктә һәм Яңа Мостафада язгы кырмәшәкатьләре төгәлләнү алдында, Фәнәвис Хаматгалиев җитәкчелек иткән бригадада бүген соңгы гектарлардаберьеллык үләннәр чәчелә.

МТЗ 80 тракторларына 5.4 метр киңлектәге чәчкечләр тагып бөртекле культуралар чәчүче Камил Шәйхиев белән Газинур Сибагатуллин авыл хуҗалыгы машиналарын вакытлыча саклауга куеп мал азыгы хәзерләүгә, яшел масса ташу өчен трактор арбаларын төзекләндерүгә башларга ниятли.
Рәсемдә:бригадир Фәнәвис Хаматгалиев механизаторлар Газинур Сибагатуллин, Камил Шәйхиев белән көнлек эшкә йомгак ясый.
Читайте нас: