Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 Май 2018, 11:00

Уҗымнар тукландырыла

“Урожай” хуҗалыгы идарәсе һәм аның белгечләре уҗымнарны тукландыругаҗитди әһәмият бирә.

Монда мең гектарга якын мәйданда кышлап чыккан арышлы виканы бу көннәрдә өстәмә тукландыру төгәлләнде. Әлеге мөһим агротехник чара Уфадагы “Пестицидлар” җәмгыятенең “Томан” агрегаты ярдәмендә тормышка ашырылды. Уҗымнар өстенә сыек кристалл ашлама сиптерелде. Ул үсемлекләрнең яфраклары һәм сабаклары аша үзләштерелә.

Читайте нас: