Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 Май 2018, 13:09

Иртә таңнан караңгыга кадәр

Язгы басу эшләрен түземсезлек белән көтеп алган «Урожай» хуҗалыгы механизаторлары бу көннәрдә вакыт белән исәпләшми. Аларның хезмәт иртәсе таң ату белән башлана.

Шундый тырышлыклар нәтиҗәсендә планлаштырылган чәчүне агротехник сроклардан читләшмичә башкарып чыгу мөмкинлеге туа. Бу язда урожайлылар барлыгы 3350 гектар мәйданда бөртекле һәм мал азыгы культуралары игәчәк. Майлы техник культуралардан рапс 132 гектар җир биләячәк.
–Дым каплауда көч салучы Т-4А тракторында Хәлил Дәүләтханов, Т-150 К- ларда Марат Зарипов, Рифат Гайнанов һәм башкалар кичкә эшне төгәлләп кайтачак. Алар иртәгәдән чәчү алдыннан җир эшкәртүгә чыга. Әлегә иртә культуралар чәчүдә ике агрегатта Рәфит Зиннуров белән Ришат Фәрхетдинов эшли. Аларга, өч чәчкеч тагып, Рифат Гайнанов кушылачак. Атна-ун көндә төп хезмәтләрне төгәлләргә ниятлибез, – дип, хуҗалыкның агрономы Винарис Әхмәтҗанов басу эшләре хакында сөйли.
Чәчүчеләрне махсус машина водительләре Айдар Низамов, Әлфир Ризванов орлыктан өзми, чәчкечтә йөрүчеләр Илназ Нафыйков, Фларис Нәбиуллин хезмәтләрен намуслы башкарып, орлыкларның туфракка тигез төшеп күмелүе өчен җаваплы.
К-700 корыч атын йөгәнләгән Данил Гыйльманшин – культивациядә, ЮМЗ-6- да Радик Тимергалиев кәтүкләүдә эшли.

Читайте нас: