Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 Май 2018, 16:49

Тиздән җәйләүгә

Район хуҗалыклары ферма эшчәннәре малларын җәйге лагерьларга күчерүгә әзерлек мәшәкатьләренә чумды.

Бу көннәрдә мал утарлары, лагерьларга керү-чыгу юллары төзекләндерелә, су эчерү урыннары җайлана. Беренче көннәрдә маллар ферма яннарында көтелеп, кичләрен кышкы рацион буенча ашатыла. Ветеринария хезмәткәрләре авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрде. Шушы чорда көндәлек продукция җитештерүне киметмәү һәр хуҗалыкта актуаль мәсьәлә булып кала.

Читайте нас: