Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 Май 2018, 16:20

Җир эшкәртелә

Язгы кыр эшләрен югары әзерлектә каршылаган, ике авылны берләштергән “Салават” җәмгыяте механизаторлары дым каплауны төгәлләп, чәчү алды культивациясендә эшли.

Әлегә төп хезмәтләр язын беренче кардан ачылып, туфрагы өлгергән Мулла авылы янәшәсендәге басуда бара. Биредә Т-150 К тракторларында Радик Солтанов, Ралит Ганиев һәм башкалар эшне кызу тота. Алар артыннан МТЗ-82 тракторларына 5.4 маркалы агрегатлар таккан Вәрис Гыйлемшин, Хәлим Шәехов бодай , арпа чәчә башлаячак.

Читайте нас: