Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 Май 2018, 16:37

Чәчүгә төштеләр

“Колос” җәмгыяте механизаторлары районда беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башлаган иде. Алар күпьеллык үләннәрне һәм арыш уҗымнарын тырматуны санаулы көннәрдә тәмамлады.

Бүген икенче көн бөртекле культуралар чәчүче Ильяс Гыймалтдинов агрегаты ел да призлы урыннар яулап килә. ДТ-75 тракторына өч чәчкеч таккан агрегат көненә кимендә 40 гектарлап мәйданда эш башкара.

Читайте нас: