Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 апрель 2018, 11:47

Мал белән бергә чир дә сатып алмагыз

Безнең район территориясендә малларда йогышлы чирләр булдырмау хәле тотрыклы булып кала. Моңа ирешү өчен район ветеринария хезмәткәрләре төрле саклык чаралары күрә. Район территориясенә маллар белән авырулар кертмәү өчен эпизоотик чаралар буенча план төзелде һәм һәрбер ветучасток, хуҗалыкларга җиткерелде. Планга ярашлы, ел башыннан шәхси секторларда профилактик чаралар үткәрелә.

Бүгенге көндә тирә-якта малларда туберкулез, бруцеллез, лейкоз, эхинококкоз, нодулярный дерматит, ящур кебек чирләр таралу очраклары турында ишетелеп тора. Бу чирләрнең безнең республикага да килеп җитү ихтималы бар. Мондый хәл килеп туганда, зарарланган участоклар карантинга ябыла, маллар юк ителә, нәтиҗәдә хуҗалыклар зур матди югалтуларга дучар була. Шуның өчен хуҗаларга уйлап эш итәргә кирәк. Малларны карау, читтән сатып алу кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш.

Чир сәламәт маллар асралган территориягә килеп кермәсен өчен теләсә кайдан ветеринар документсыз мал алынырга тиеш түгел. Мисал өчен узган елда Туймазы районында булган вакыйгаларны искә төшерү дә җитә. Быелгы март аенда Кәшкәләү авылы биләмәсендә каян килгәнлекләрен төгәл генә әйтмәгән кешеләрдән 20-24 бозау сатып алганнар. Сатучылар авылларда төнге сәгатьләрдә йөргәннәр, үзләрен берсенә–Пермь краеннан, икенчеләренә Кырмыскалы яки Дүртөйле районыннан дигәннәр. Мондый хәл былтыр Борай, Тазлар авыл биләмәләрендә дә булды. Үтәгән, Яңа Тазлар авылларында ун бозау сатып алган булсалар, алар унбергә җитеп үлгән. Авыру берәүнең үз хуҗалыгындагы бозавына да йога.

Республикада терлекләр арасында йогышлы чирләр таралуын булдырмау, малларның төгәл исәбен алып бару, нәсел үзенчәлекләрен саклау һәм югары продукт бирүчән терлекләр үрчетүне күздә тоткан чаралар тормышка ашырыла. Шуларның берсе – хуҗалыклардагы малларга идентификацион номерлар куелу. Ветеринария хезмәткәрләре йорт саен йөреп малларны исәпкә ала, тиешле прививкалар үткәрә. Бу инде һәр баш мал яше, токымы, шулай ук нинди прививкалар ясалуы, ягъни сәламәтлек торышы белән исәпкә алыначак һәм терлекләрне сату-алуда тиешле таләпләрнең үтәлешен тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.

Хуҗалык җитәкчеләре, гражданнарның ветеринария хезмәткәрләреннән башка читтән бер төрле дә мал алуына юл куелырга тиеш түгел. Сатыласы мал урында бер ай карантинга куела, шул вакыт эчендә туберкулез, бруцеллез, лейкоз, лептоспирозга тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча башка регионга чыгарырга рөхсәт бирелергә тиеш. Мал сатып алган очракта, хуҗалар ветеринария хезмәткәрләренә хәбәр итә. Малларны алып кайткач та карантинга аерып ябалар һәм аларда югарыда санап үтелгән процедуралар үткәрелә.

Менә шушы таләпләр төгәл үтәлгәндә, районда һәм республикада тотрыклы эпизоотик хәлне саклап калуга ирешербез.

И.Зәйнуллин,

ветстанциянең әйдәүче табибы.


Читайте нас: