Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 апрель 2018, 18:24

Сөт – кыйммәтле чимал

Сыер сөтен авыл халкы ак алтынга тиңли. Аның бүгенге көндәге хакы түбән булса да, ферма эшчәннәре күңелен төшерми, малларны уңышлы кышлатып, продукциясен җитештерә, сәламәт үрчем алып үстерүне хәстәрли.

Бигәнәйдәге Динарик Шакировның фермер хуҗалыгында көч салучы терлекчеләр, савучылар шәхси предприятиенең икътисадын ныгытуга лаеклы өлешен кертә. Элекке банкротка чыккан колхозның әлеге бригадасында берникадәр сакланып калган төп фондларны, ындыр табагындагы келәтләрне үз кулына алган хуҗа төзелеш мәшәкатьләренә чумды. Биредә дүртенче ел рәттән төзекләндерү эшләре бара, аларның зур өлешен Динарик үзе башкара, аңа әтисе Нәзир, туганнары ярдәмләшә. Иске ашлык келәте дә шундый тырышлыклар нәтиҗәсендә маллар асрарга көйләнде. Хәзер Шакировларның гаилә фермасында ике дистәдән артык мөгезле терлек-савым сыерлары һәм бозау-лар кышлый. Таналар үстерелеп, киләчәктә савым сыерлары көтүен тулыландырачак, ә үгезләре сугымга симертелә. Биредә мал башларын арттыру–җитди игътибар үзәгендә. Терлекче Филүс Фәттәхов маллар алдыннан азыгын өзми, утардагы сыерлар, башмаклар тупас азык-ларга күмелеп ята. Казан астына учак ягып савыт-саба, җилен юарга су җылыту да Филүскә йөкләнгән.

Савучылар – Динарикның тормыш иптәше Лариса Вәлиева белән Гөлназ Латыйпова (рәсемдә) сыерлардан көнгә 250 килограмм продукция алып, аны сөт җыючы кооперативка тапшыра.

– Сөт җитештерүгә башлагач, зур булмаган саву аппараты алдык. Шушы көннәрдә суыткычын юнәтеп урнаштырганда, сөтне елның җылы вакытында саклауда да проблема булмаячак, – дип якында хәл ителәсе планнары белән уртаклаша Динарик Шакиров. Фермер хуҗалыгы акрынлап тернәкләнеп бара, киләчәккә якты өметләр баглый.

Р. Фәтхинуров.
Читайте нас: